Гыймазетдинов Зыятдин Гыймазетдин улы
1907 елны Азалак авылында туган. 1941 елны сугыш башлануның икенче көнендә сугышка җибәрәләр. Казанга килеп төшәләр, анда порохавой заводны сакларга куялар. Монда 6 ай хезмәт иткәннән соң үз теләге белән фронтка китә. Снайпер булып хезмәт итә. Немецларның ут ноктасын юк иткән өчен 2 орден белән бүләкләнә. Бер тапкыр аягы яралана, 3 айдан соң тагын сугышка керә. Аның соңгы сугышы Смоленск янында Нибел шәһәре тирәсендә була. Гайләсенә 1943 елның октябрь аенда үлде дигән хәбәре килә.