Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә туа. Үзенең иҗаты яшүсмер чагыннан ук башлана, Казан, Мәскәү матбугатларында эшли, шигырьләрен бастыра.
1930 нче елларда Муса Җәлил Мәскәүдә “Яшь эшче” газетасында эшләгәндә, безнең якның Чүрибураш авылы яшьләре - Минвәли Мингалиев белән Мотыйгулла Гыйсмәтуллин да типографиядә хәреф җыючы булып хезмәт итәләр. Алар шагыйрьне физик яктан нык, җитез кеше буларак истә калдырганнар. Ул кыш көннәрендә, ял сәгатьләрендә, паркка чыгып чаңгыда шуарга өндәгән, сәламәт яшәүне хуплаган.
Соңыннан бу егетләрне район газетасының беренче редакторы Фатых Адамтов районда беренче басма газетаны оештыруга үгетләп кала. Алар 1934-1941 елларда Апас районы "Бригадир" газетасы типографиясендә эшлиләр.
Сугыш башлана һәм М.Җәлил бер төркем татар егетләре белән әсирлеккә эләгә. Плецензия төрмәсендә 11 көрәштәше белән җәзалап үтереләләр. Әсирлектә дә шигырьләр яза. “Моабит дәфтәре” шуның бер дәлиле.
1956 елда М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Герой шагыйрь исемен мәңгеләштерү максатыннан, Казанда опера-балет театры аның исемен йөртә. Апаста М.Җәлил урамына исем узган гасырның 60нчы елларында бирелгән.