Гыйздетдинова Мөбәширә Гыйльметдин кызы 1931 елның 9 октябрендә Яңа Саклау авылында туган. Балачаклары сугыш елларына туры килгән миллионлаган балаларның берсе ул. Алар ашамаган үлән калмаган. “Су буендагы бабакайларны җыеп, эчендәге лайлалы өлешен дә ашадык”- ди Мөбәширә апа. 5 класс белемне күрше Карашай Саклау авылы мәктәбенә йөреп ала. Аннан соң укуын дәвам итәргә мөмкин булмый. 14 яшеннән колхоз фермасында сыерлар сава башлаган Мөбәширә апаның эшләмәгән эше калды микән? Савымчы да була ул, бозаулар да үстерә, колхоз сарыкларын да көтә, тавыклар да карый, ындыр табагында да хезмәт куя, гектарлап бүлеп бирелгән чөгендерне дә эш итеп, хөкүмәткә тапшыра. Кияүгә чыгып, балалар, абзар-кура тутырып малын, кош-кортын, бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстергәннәр. Кай арада торып ипиен салган, катыгын оеткан, керен уган да, мунчасын өлгерткән. “Эшләп кеше үлми. “Бервакытта да эштән курыкмадым”- дип горурланып әйтә Мөбәширә апа.
Тугызынчы дистәсен тутырган Мөбәширә апа балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Авыр булса да, үткәннәрне сагына, бүгенгесенә шөкер кылып яши ул.