Сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйззәтуллин Габделәхәт Гыйззәтулла улы 1916 елның 26 сентяберендә Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. Иске Кәшер авылы мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң, 1934 елның 1 январеннан күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Яр Чаллы шәһәрендә тракторчы - бригадирлар хәзерләү курсын бетергәч, колхозда тракторчы булып эшен дәвам итә.1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Монголиядә хезмәт итә. Кайтарына 3 ай кала сугыш башлана. Волхов фронтында укчылар батальонының 146 нчы укчылар бригадасында өлкән укчы булып сугышта катнаша.Танкка каршы ата торган мылтыкның ( ПТР - противотанковое ружьё ) өлкән атучысы була. Күп тапкырлар бомба “яңгыры” астында кала. Шуның берсендә, 1942 елның 1 ноябрендә, янында гына снаряд шартлап сул кулы беләк турыннан өзелә, аңын җуя. Окопта озак ятканнан битләре, куллары өши. Госпитальдә генә аңына килә. Госпитальдә дәваланганнан соң сугышка яраклы булмый. 1943 елның 22 январенда сугыштан комиссиялиләр, туган авылына инвалид булып кайта. Туган авылына кайткач күмәк хуҗалыкта лаеклы ялга чыкканчы ферма, ындыртабагы мөдире соңыннан да бригадир булып эшли. Тырыш хезмәтләре өчен 1956 елның 16 июнендә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән " Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе"ндә катнаша . "1975 елгы Социалистик ярышта җиңүче” медале һәм грамоталар белән бүләкләнә. Хатыны Нурдидә белән дүрт бала бер кыз, өч малай тәрбияләп үстерәләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Габделәхәт Гыйззәтулла улы 1999 елның 21 сентябрендә вафат була, Урта Кәшер авылында җирләнә.