Гыйззәтуллина Шәмсия Шаһидулла кызы 1925 елның 25 маеда Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1942 елда мәктәпне тәмамлый һәм Минзәләбаш мәктәбендә башлангыч классларда укыта башлый. 1944 елларда Ләшәү Тамак, 1945 елларда Кәүҗияк, 1947 елларда Рантамак, 1949 елларда Әлмәт мәктәпләрендә укыта. 1951 елда экстерн рәвештә Минзәлә педучилищесын тәмамлап диплом ала. 1957 елда Кәүҗияк мәктәбендә укыта башлый һәм пенсиягә чыканчы 1980 елга кадәр эшли.
Гыйззәтуллина үз хезмәтен намус белән башкара. Аның хезмәте югары бәяләнә, грамоталар һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Язкар белән 3 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр.