Хадиева Камал Хади кызы 1921 елның 27 нче февралендә Түбән Суык-Су авылында туган. Җиде еллык мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, колхозда хезмәт куя. Сугыш башлангач “Кызыл тау” урман пунктында урман кисүдә, Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго” заводында корал җитештерүдә эшләгән елларда, икешәр норма үтәп, исеме “Молния” газетасыннан, почет тактасыннан төшми. Заводның үз яшелчә бакчасында яшелчәләр үстерүдә дә алдынгылыкны бирми. Зур тырышлыгы өчен аны 15 көнлек ялга да кайтаралар. Авыл өчен авыр көннәр булганлыктан аны колхоз кире җибәрми, чөнки аның кебек намуслы, тырыш кешеләр авылда да кирәк була. Монда да сынатмый ул. Берничә тапкыр авыл һәм район Советына депутат итеп сайлана. Бөтен гомерен туган авылында намуслы хезмәткә багышлап, бер ул үстерә. Улы Франс та әнисенә охшап, эш сөючән, белемле, авыл халкына ярдәмчел булып үсте. Камал апа Хадиева аяусыз сугышның авыр елларын үтсә дә, бүгенге көндә дә шат күңелле, сәламәт рухлы. Тыныч картлыгының һәр көненә сөенеп яшәүче авылыбызның мөхтәрәм ак әбисе ул. Аның тормыш кыйбласы - “ил-көннәребез тыныч булсын, халыклар сәламәт һәм бәхетле булып яшәсен. Чөнки һәр кеше моңа лаек, без шуның өчен тырыштык”,- ди ул.