Бикчәнтәйдә дөньга килә. 1928-1930 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Чакыру буенча Кемерово ягына шахтага китә. Бер үк вакытта рабфакта, аннан читтән торып пединститутта укый. 1935 елдан мәктәптә математика укыта, мәктәп директоры була.
Беренче көннәрдән ук сугышка китә. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә I Балтика буе фронтында 235 нче укчы дивизиянең 732 нче укчы полкының укчылар ротасы белән җитәкчелек итә.
1944 елның җәендә 2 айлык хәзерлектән соң Белоруссияне азат итәчәк "Багратион" операциясендә катнаша. 23 июньдә Витебск өлкәсенең Шумилино районы Жеребеги тирәсендә дошманның тирән эшелонлы, өч рәт траншеялы һәм чәнечкеле тимер чыбыклы саклау чиген өзгәндә ул ротасын сиздермичә генә һөҗүм сызыгына чыгара, атакага күтәрә. Ике дистәләп дошман үтерелә, 17 солдат һәм офицер әсирлеккә алына.
Ә Новоселки-Завязье районында 150 баскаклар төркемен камалышта калдыралар, рота аларның ике атакасын кире кага. Фашистлар командирны кулга төшерү өчен аның өстенә ташланалар. Янындагы ординарецы һәлак була. Гомәр Мостафа улы, агачка ышыкланып, автоматтан ут ача, бер-бер артлы ике граната томыра, дистәләгән фашистның башына җитә. Ул арада аңа ярдәм килеп өлгерә.
Яраланса да сугыш кырын ташлап китми, ротасы белән Завязьега бәреп кереп, 40 тан артык фашистны юк итәләр, калганнарын әсирлеккә, өч туп, алты пулемет, өч миномет һәм башка коралларны кулга төшерәләр. Җәрәхәтләрен төзәтергә хастаханәгә озаталар үзен. Аннан соң ул сафка кире әйләнеп кайта алмый.
Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. Аны бүләкләү кәгазенә 43 нче Армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, армия генералы А.Белобородов кул куйган була.
1946 елдан капитан Һадимөхәммәтов запаска күчерелгән һәм Ростов на Дону шәһәрендә яшәгән. 1958 елга кадәр зоопарк директоры, аннары "Ростовский транспортник" артелендә рәис урынбасары булып эшләгән. Ленин ордены һәм медальләр белән буләкләнгән. 1959 елның 21 февралендә вафат.