Хаертдинов Биҗан Хайретдин улы. Хаертдинов Биҗан 1925 нче елның 1нче гыйнварында Мерәс авылында туа. Авыл мәктәбендә 5 класс белем ала.
Аны Менделеевск шәҺәренә ФЗО курсларына җибәрәләр. Анда ул слесарь һѳнәрен үзләштерә.
1943нче елның 9нчы гыйнварында армия хезмәтенә алына. Аларны Монголия белән сугышка, Япония чигенә җибәрәләр. Анда бик интегеп окоп казуларын искә ала Биҗан абый.
1944нче елда аларны Герман сугышына җибәрәләр. Солдат Днепропетровск шәҺәренә килә. 1нче Белорусия фронтының 5нче удар армиясе укчы полкында пулемётчы булып сугыша. 1945нче елның гыйнварында, Польшаның бер шәҺәрен азат иткәндә, Биҗан абый каты яралана. Госпитальдә 3 ай дәваланырга туры килә. Госпитальдән чыккач, үзләренең хәрби частьләрен эзләп китә. Ул аларны таба алмый Һәм икенче частька эләгә, завод-фабрикалар сүтүдә катнаша, 75196нчы номерлы трофейный бригадада слесарь булып эшли.
1945нче елда Җинү язын Берлинда каршылый, соңыннан калган фашисларны тар-мар итүдә катнаша. Сугыш беткәчтә ѳйгә кайту насыйп булмый солдатка. 4 ел Германия шахталарында плендагы немецларны карап эшләтелә. Аралашырлык итеп немец телен дә үзләштерә ул. Биҗан абый 1949нчы елның августында гына туган авылына әйләнеп кайта.
Сугыш вакытындагы батырлыклары ѳчен орден Отечественной войны II степени (от 11.03.1985г.), «За победу над Германией» (08.05.1945г.), «Жуков»(19.02.1996г.), «ХХХ лет Советской Армии и Флота» (09.05.1949г.), «50 лет Вооружённых сил СССР» (03.04.1969г.) Һәм Җиңүнең юбилей медальләре, «Фронтовик 1941-1945» (09.05.2000г.), «Победитель социалистической соревнования 1973 года» (21.01.1974г.) билгесе белән бүләкләнә.
1951нче елда шушы авыл кызы Нәкыяга ѳйләнә. Алар бергә 6 бала үстерәләр. Суыштан соңгы елларда ул колхозда тракторчы булып эшли.
Хәзерге кѳндә Биҗан абый малае Дилүс гаиләсендә тәрбияләнә. Салкын окопта ятулар, тѳрле җәрәхәтләнүләр эзсез калмаган: аяк- куллары сызлый, күзләре күрми, вакыт-вакыт шул хатирәләр искә тѳшеп сугыш яраларын кузгата. 90 яшьлек юбиляр бүгенге тормышка куанып, балаларының, оныкларың кадер – хѳрмәтен тоеп яши. «Илебезнең күге аяз булсын, сугышлар кабатланмасын, беркемдә кайгы-хәсрәт күрмәсен,» - дип тели ветеран.