23 апрельдә 90 яшен тутырган Мөсфия апа – Рангазар кызы. Балачагы сугышка кадәр туган яшьтәшләренекеннән бер ни белән дә аерылмый диярлек. 4 класс белем белән чикләнергә туры килә Мөсфия апага. Иртә кул арасына кереп, хуҗалыктагы эшләрне дә башкара, колхоз эшенә дә йөри. “Сугыш чорында әни сыер асрады. Ачлыктан да, кан чиреннән дә шул сыер коткарды безне. Налогларны да шуның белән түләдек. Әти сугыштан кайтмады. Калуга өлкәсендә һәлак булган, шунда җирләнгән. Әни дә 51 яшендә вафат булды”- дип искә ала Мөсфия апа. Үсмер кыз Карамалыдан чәчүлек орлык та күтәреп ташый, Сүбәләк урманында агач та кисә, атлар да карый, басу эшләренә дә җигелә. 10 ел колхозда эшләгәннән соң, Сарман Үзәк хастаханәсендә 15 ел санитарка булып эшли. Сарман егете Мөдәрис белән дүрт кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Пенсиягә торак-коммуналь хуҗалыгында эшләп чыга Мөсфия апа. Аннан соң “91 номерлы һөнәр училищесы”нда эшли әле. Тормышыннан, балаларыннан бик канәгать ул. Аларга, җитәкчеләргә, ил башлыгына рәхмәтләрен әйтеп, хәер-догасын юллый