Хафизова Шәмсеҗиһан Мәҗит кызы 1925 елның 2 сентябрендә Сарман районы Иске Имән авылында туган. Яшьли кул арасына керә, йорт эшләрен башкару белән бергә энеләрен дә карау Шәмсеҗиһан апа өстендә була. Бөек Ватан сугышы чорында кайда кушсалар, шунда: Любян урманнарын кисүдә, Чугунскида юл төзелешендә, колхозда хезмәт куя. Гомере буе колхозда эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә, сарыклар карый, каравылда да тора. Зарлануны белми Шәмсеҗиһан апа, “эшләдек тә, эшләдек инде”,- дию белән чикләнә.
Тормыш иптәше, сугыш ветераны Хәлиуллин Ахунҗан белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә өчесе исән-сау. 10 оныгы, оныкчыклары бар. Олы улы гаиләсе белән Питрәч районы Ленино-Кукушкино авылында яши. Хәзер инде пенсиядә. Икенче улы белән кызы Сарманда яшиләр. Бүгенге көндә Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче әниләрен тәрбияләп торалар. Шәмсеҗиһан апа тормышыннан, балаларыннан бик канәгать, аларга бик рәхмәтле.