Халикова Эльмира Һади кызы 1933 елның19 декабрендә Иске Минзәләбаш авылында хезмәткәр гаиләсендә туган.1950 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлап,Алабуга китапханә техникумына укырга керә.1953 елдан Сарман балалар китапханәсе мөдире һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы вазифаны намус белән башкара.
Халыкны һәрвакыт китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән.Эльмира Һади кызы менә шундый шәхес- ачык йөзле, сабыр, аралашучан.Ул 1984 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
Хөрмәтле хезмәт ветераны Сарман авылында яши.