1927 елның 2 апрелендә Апас районы Түбән Барыш авылында дөньяга килә. Һәрбер сугыш чоры баласы кебек, ул да бик күп кыенлыклар кичерә. 94 яшендә булуына карамастан, үзенең үткән тормыш юлын яхшы хәтерли ул:
«1934 елда укырга кереп, 1941 елда 7 классны тәмамлау белән бер йорттан Әсмабикә белән икебезне дә Апаска окоп казырга җибәрделәр, без - 13-14 яшьлек кыз балалар, ничек эшләгән инде?!. Без килгәндә 2000 кешене алып килеп квартираларга урнаштырганнар иде. Безгә квартира калмаган иде. Көндез окоп казыйбыз, кич Черкенгэ кунарга китәбез. Кайтканда чыбык – чабык җыеп кайтабыз, мичкә ягып чабаталарны киптерәбез. Иртәгәсен тагын Апаска китәбез. Әти мәрхүм безгә ашарга китергән. Апа мине кочаклап елады. Әти Рәкиганы алып кайтып кит әле, аның өчен үзем кыш буе эшләр идем ди. Монда 27 нче елгылар булмаган да икән. Өйгә кайтып бер генә көн кундым, ФЗУ га, Яшел Үзән шәһәренә алып киттеләр. Анда штукатур – малярга укып, квартиралар штукатур итеп йөрдек.
Шунда эшләгәндә, Гөлҗиһан исемле кыз сугыш бетү хәбәрен җиткерде. Сөенечтән утырып еладык»
Шуннан авылга кайтып китеп, лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыер сава, төрле эшләрдә эшли Рәкига апа. Бүгенге көндә кызы Роза апа тәрбиясендә, бүгенге көненә шөкер итеп, илгә-көнгә иминлек теләп, шатланып яши.