Халитов Гайса Гәрәйша улы, 1906 елда Иске Минзәләбаш авылында туган, Сарман районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл армия сафларына алына. 1296 үзйөрешле артиллерия полкында лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә. 17.01. 1945 елны һәлак булган, Польшада Беленцин авылында җирләнгән.
Бөек Ватан сугышына кадәр Сарман районының Иске минзәләбаш авылы мәктәбе укытучысы булып эшләгән. Армигә алынганнан соң башка яшь солдатлар белән бергә, Минзәлә шәһәрендә оешкан бронетанк гаскәоләре курсларына билгелиләр. Аннан ул мондый хат яза: “Безнең белән бергә корпуста татар шагыйре Муса Җәлил дә укый. Аның иҗатына багышлап кичә уздырдык. Җәлил үзенең шигырь укыды. Барыбыз да канәгать калдык. Ул үзе политработниклар курсында белем ала. Биредә мин Мөхәммәт Гафуров белән дуслаштым. Ул Урыссудан. Без икебез дә бер экипажга керергә һәм җиңгәнче, соңгы сулышыбызга кадәр көрәшергә ант бирдек. Әгәр беребез һәлак булса, икенчебез аның ничек үлүе турында туганнарына хәбәр итәргә тиеш.”
1942 елның 1 июлендә язылган хат:
“Мин хәзер фронтта. Соңгы тамчы каныма кадәр сугышачакмын. Я дошманны җиңеп исән-сау кайтам, яки сезнең өчен, Ватан өчен башымны салам.”
Шушы хатны язгач күп тә үтми, Гайса яралана. Госпитальдә даваланып чыккач, өенә кайтып килә.
Бөек Җиңүгә өч ай кала аның танкысы снаряд тиеп яна. Гайса шунда һәлак була. Мөхәммәт Гафуров бер аягыннан яза. Ул дөрләп янган танк өстеннән сикереп төшүгә, янәшәдә шартлаган мина аны аяктан ега. Санбатта аңына килгәч, Мөхәммәтнең беренче сүзләре: “Халитов кая?” – дигән сорау була. Бергә даваланучылар дустының танк эчендә янганын хәбәр итәләр.
Даваланып аякка баскач, Мөхәммәт Гафуров туган җиренә –Урыссуга әйләнеп кайта. Ул Гайса алдында биргән антын үти: аның хатыны янына барып, бөтенесен сөйли.