Халиуллина Фахирә Лотфрахман кызы 1930 нчы елның 1 нче сентябрендә Ворошилов районы Югары Чыршылы авылында туган. Югары Чыршылы 7 еллык мәктәбен тәмамлап, 1946 елда Алабуга китапханә техникумына укырга керә. 1949 елда Шыгай авылында уку йортында эшли башлый. Бу вакытта уку йортында 3000 гә якын китап була. Алар шкафларда саклана. 1960 нчы елдан уку йорты китапханә дип үзгәртелә.Фахирә апа беренче китапханәче була. Китапханә Шыгай, Таулык авылларны хезмәт күрсәтә. Китапханә ачылганда 4500 китап фонды була. Укучылар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Тәрбия эшенең иң мөһим тармакларыннан берсе-укучылар арасында китапка мәхәббәт тәрбияләү тора. Моның өчен масса-чаралар: кичәләр, кычкырып укулар, әңгәмәләр план нигезендә үткәрелеп барыла. Фахирә апаның хезмәт кенәгәсендә 1949 елның 10 августында эшкә алына, 1986 елда пенсиягә чыгу сәбәпле азат ителә дигән юллар гына бар. Фәхирә Лотфрахман кызы 1974, 1979, 1984 елларда социалистик ярышта ирешелгән уңышлары өчен ТАССР мәдәният министрлыгының мактау кәгазьләре һәм “Cоциалистик ярышта җиңүче” значогы белән бүләкләнә. 1972 нче елда мәдәният хезмәткәрләрең IV cъезды делегаты.
Мәрхүм, Шыгай авылында җирләнгән.