Ханипов Мәхмүт Хәниф улы 1931 нче елның 13 апрелендә Сәмәкәй авылында туа. Гаиләдә 5 бала. Мәхмүт абый - бишенчесе. 1940 нчы елда ук 42 яшендә әтиләре үлә. 5 бала ятим калалар. 10 яшьлек Мәхмүт абый тормыш арбасына җигелә. Ул төнлә ат көтәргә йөри. "Ул вакытта колхозда 150ләп ат бар иде. Шуны төнлә көтәргә авылдан 25 ләп кеше чыга. Чөнки бүреләр бик күп. Атлар ятса, ашап китәләр. Шуңа төне буе учак ягып саклый идек. Ә безгә инде җайдак йөрү дә кызык иде”- дип, хатирәләре белән уртаклашты ул.
Мәхмүт абый Сәмәкәй мәктәбендә 7 класс укый. Язын, бер ай алдан укудан туктатып, чәчүгә чыгаралар, ә көз көне бер ай соңга калып керәләр. Чөнки игеннәрне җыеп бетерәсе бар. Урып-җыю вакытларында көндез ат белән Чаллыга икмәк ташысалар,төнлә көлтә кертәләр. Яланаяк җир сөрәләр. Кыш көннәрендә урман кисәргә дә җибәрәләр. Шунда чабаталары тузып, кар өстеннән оекбаш белән кайтканнарын да сөйләде ул.
Сугыштан соң 20 ел дуңгыз карый Мәхмүт абый. Рәсеме почет тактасыннан төшми.