Ханнанов Ядкәр Зәки улы
1943 елда фронтка китә. Ул генерал И.Х.Баграмян командалык иткән 1 нче Балтыйк буе флотындагы 43нче армия составында немецларның Белоруссиядәге “Үзәк” армияләре төркеменә каршы сугыша. Оборонада ятучы дошман көчләре безнең һөҗүм итәче гаскәрләргә бик нык каршылык күрсәтәләр. Витебск шәһәре юнәлешендә сугышлар аеруча каты була. 1943 елның ноябрь-декабрь айларында безнең частьләр көчле һөҗүмнән соң Витебск шәһәрен төньяк – көнбатыштан урап алалар, ә көнчыгыштан аның янына барып ук җитәләр. Шуңа карамастан, Витебск янындагы төп позицияләр әле дошман кулында кала. 1944 ел башында да безнең гаскәрләр дошманга тынгылык бирмичә, бу юнәлештә һөҗүм итүләрен туктатмыйлар. Шул сугышларның берсендә, 1944 елныңэ 12 февралендә, Ядкәр батырларча һәлак була. Аны коралдашлары зур хөрмәтләр күрсәтеп Витебск өлкәсенең Криньск районындагы Поронтьково авылында җирлиләр.