Ханнанова Гильменур Могин кызы 1928 нче елның 6 нчы декаберендә Сәмәкәй авылында туа. 1935 елда Сәмәкәй мәктәбенә укырга керә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. Шул елны ул 7 нче классны тәмамлап, колхозга эшкә керә. Авылда ирләрне сугышка алып китәләр, басуга хатын-кызлар, әбиләр белән берлектә утау утарга йөри башлый, Гильминур апа. Әтисе инде олы яшьтә булгач аны сугышка алмыйлар. Гаиләдә 5 бала. "Шуның икесе сугыш вакытында ачка үлде” - дип сөйли ул. Шул ук елны 13 яшьлек кызны сарык карарга куялар. Кыш көне сарык караса, җәй көне сарык көтүе көтә ул. Анан соң,эш сөючән, үҗәт кызны сыер саварга алалар. Бик күп еллар фермада сыер сава Гильменур апа. Яхшы эшләгәне өчен аны бик хөрмәт итәләр. Теләнче Тамакка чакырып тегү машинасы да бүләк итәләр әле аңа. Ул вакыт тегү машинасы авылда бер генә кешедә иде, дип сөйли ул. Сугыш вакытында ачлык та үзәкләргә үтә. Басудан чәч арасында кыстырып бер уч икмәк алып кайтулар, кыш көне чабата белән тездән кар ерып алабута кураларында калган орлыкларны җыюларны сөйләгәндә, күзләрдән ирексездән яшь ага.
1953 елда Сәмәкәй авылы егете Мансур абый белән тормыш корып җибәрәләр.4 бала тәрбияләп үстерәләр.