Харисова (Лотфуллина) Флера Габделхак кызы 1940 нчы елның 14 нче июнендә Иске Кәшер авылында туган. Әтисе сугышка кадәр бригадир булып эшләгән, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Флера апаның бертуганнары булмаган, әнисе белән икесе генә яшәгәннәр. Бабасы Лотфулланың яргычы булган, тормыш алып барырга бик нык ярдәм иткән. Авылдан ук сөрмәсәләр дә, кулак дип мөлкәтен конфискацияләгәннәр. Лотфулланың 5 улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1909 нчы елгы улы фин сугышында һәлак булган. Флера апа 1958-1959 елларда Бөгелмә сәүдә (кооперация) училищесында белем алган. 1959-1968 елларда Иске Кәшер сельпосында эшләгән. 1975 нче елда Казан педагогия училищесының мәктәпкә кадәрге бүлеген тәмамлаган. 1968 нче елдан мәктәптә, интернатта тәрбияче, 1971-1978 елларда балалар бакчасы мөдире, аннан ялга киткәнче интернатта тәрбияче булып эшли. 16 еллык педагогик стажы бар, 1986 нчы елда тәрбияче-методист исеме ала.
Харисова Флера Габделхак кызы истәлекләре:
“1947 нче елда 1 класска кердем. Мәктәптә укучылар күп, Сармаштан ук килеп укучылар бар иде. 4 шәр параллель класслар. “Тимурчылык” бик көчле булды, ялгызларга да булыштык, фермага көл, күмер, акбур илтәбез, тимер ватыгы, сөяк җыеп тапшырабыз. Ашауны ул чор өчен начар димәс идем. Пионер да, комсомол да булдык. Комсомолга керергә Сарманга алып бардылар. Октябрь бәйрәмендә демонстрациягә чыгып, 2 урамны да җырлап әйләнеп кайта идек. Аякка чабата, хашап (такта табанлы чабата) та, соңрак галош, бутый, ботинка да кидек. Авылда чабата үрүчеләр дә бар иде. Якшәмбе көн базардан да ала торган идек. Клубка ул чакта артистлар еш килә торган чак. Кеше күп булганда концерт клуб ишек алдында машина кузовында куелды. Тавышсыз, соңрак тавышлы кинолар килә иде
Туган авылымда мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башладым. Сыер саварга урын юк иде, комбайннан салам төшерүдә эшләдем. Әниләр белән тары утарга, кәс чыгарырга, басуга тирес чыгарырга, ындыр табагына да йөреп эшләргә туры килде. Колхоз бакчасында кишер, кәбестә утырттык. Кәбестәгә корт төшсә, кер сабыны, көл, тәмәке белән селте ясап сибә идек. Карлыганнан варенье кайнаталар иде.
Кибеттә эшли башлагач, төсе киткән әйберләрне түләттеләр, 10 ай бушка эшләдем. 1962 нче елда янгын чыгып, склад янды. Шарт-шорт снаряд шартлаган кебек, балык консервалары шартлап беттеләр. Сельпода эшләгәндә иртән 5 нче яртыга идарәгә килеп утыра идем, машина сорарга. Товар күп кайта, ярминкәләр дә еш була иде. Иң кадерле товар булган тозның бәясе 3 тиен иде. Авылларда чиләк күтәреп өйдән-өйгә йөреп, йомырка җыйдык, әрҗәгә тутырып тапшырасы, планын үтәргә кирәк бит.
Балалар бакчасында 1 группа, анда 49 бала йөри иде. Ипи, ит һәм башка товарларны попутка белән ташыдым. 70 кг итне күтәреп ташыганны хәзергеләр күз алдына да китерә алмыйлар.
1961 нче елның 19 нчы ноябрендә ирем Тәкермән егете Харисов Фаяз Идиятулла улы белән кушылдык. Безгә комсомол туе ясадылар, Исламов үткәрде. 6 айдан соң авылда янгын чыгып, өебез янды. Яңа өй җиткердек. Тактаның 1 метры 5 сум булганы истә. 2 кыз, 1 малай үстердек.
Яшьләргә әйтер сүзем шул: гадел булсыннар, эшләп ашасыннар”.