Тыл ветераны Хәсәнова Азия Миргасим кызының истәлекләре:
“1926 нчы елда Яр Чаллы шәһәрендә туганмын. Балалык һәм үсмер елларым Зәй районы Бигеш авылында үтте. Шул авылда урта белем алдым.
Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын: ачлыгын, ялангачлыгын, кайгысын-хәсрәтен үз башымнан кичердем. Ул елларда синең яшеңә карап тормадылар. Көчең җитәме-юкмы син эшләргә тиеш. Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!
1943 елда Алабуга дәүләт укытучылар институтына укырга кердем. Гомуми фәннәр өйрәнү белән беррәттән безне фронт өчен медсестралар итеп тә хәзерләделәр. Иртәнге якта институтта укыдык, көннең икенче яртысында үзәк больницасының хирургия бүлегендә практика үттек, ә кичке якта хәрби комиссариат кешеләре җитәкчелегендә тактик күнегүләргә өйрәндек.
1945 елда сугыш бетте һәм безне сугыш кыры очратмады.
Мәгариф министрлыгы юлламасы белән Сарман урта мәктәбенә укытучы булып килдем. Читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамладым.
Укыту дәверендә күп төрле җәмәгать эшләре башкарырга туры килде. Хезмәтем күп сандагы Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре, медальләр белән бәяләнде.
12 май, 2011 ел. Хәсәнова А.М.”
Хәсәнова Азия Миргасим кызы 2016 елның июль аенда Сарман авылында вафат булды.