Хасанова Талия Самигулла кызы 1927 нче елның 2 нче июлендә Апас районының Тутай авылында туган. Сугыш башланыр алдыннан 1939 нчы елда аларның гаиләсен вербовать итеп Уралга җибәрәләр. Аннан сугыш беткәч, 1946 нчы елда гына кайталар.
1949 нчы елда Тутай авылы егете Хасанов Гарифка кияүгә чыга. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хасанова Талия Самигулла кызы бөтен тормышын туган авылына багышлый. Туган авылында төрле эшләрдә эшләп 1980 нче елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Талия әбигә 93 яшь булса да, ул үзен бик яхшы итә. Җәй көннәрендә бәбкәләр саклый, кыш көннәрендә телевизор карый. Бүгенге көндә улы Хасанов Рафаэл һәм килене Хасанова Гөлинә тәрбиясендә яши. Бүгенге тормыштан бик канәгать.