“Хасаншин Марданша Хасанша улы, әниемнең этисе, 1894 нче елның 17 сентябрендә Сарман авылында крестьян гаиләсендә туа. Сугышка кадәр колхозда балта остасы булып эшли. 1942 нче елның 20 декабрендә Сарман районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. 234 нче минометный полкта сугыш юлын башлап җибәрә. 1нче Белоруссия фронтларында сугыша.Ул батырлыклары өчен “Медаль за взятие Берлина”, “Медаль за победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Бабай сугыштан 1945нче елның 23 нче июнендә мобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, пенсиягә чыкканчы, эшен колхозда дәвам итә. 1975 нче елның 30 августында вафат була. Сарманда жирләнә”.
Шәмсетдинова Равилә