Хасаншин Шакирҗан Хасанша улы 1924 елның 8 октябрендә Сарман р-ны Юлтимер авылында урта хәлле гаиләдә туган. 1942 елның 7 сентябрендә сугышка китә. Харьков, Воронеж, Полтава, Киев шәhәрләрен алуда катнаша. Киевта 1943 елның мартында яралана hәм госпитальгә керә. Яралану аркасында кире сугышка керә алмый, туган авылына кайтарып җибәрәләр.