Хатыйпова Равза Гарифулла кызы 1927 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Апас районы Апас авылында туа. Балачагы шунда үтә. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли. Ул укытучылык һөнәрен үзләштерә. 1945 елдан алып 1984 елга кадәр Равза апа Югары Балтай авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1990 елга кадәр балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып намус белән хезмәт итә. Шушы авылда ул үзенең гомерлек яры – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйп улы белән таныша һәм 1950 елда гаилә корып җибәрәләр. Бергә тату, матур тормыш итәләр. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире Шәүкәт абый 2021 елның гыйнвар аена вафат була."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Югары Балтай авылында ялгызы яши.