1924 елның 1 мартында Чирү авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башланып 1 ел узгач, хәрби чакыру ала. Күпләрнең үзәгенә үткән Суслонгерда 4 ай дәвамында хәрби өйрәнү үтә. Аннары аны Смоленск өлкәсенә җибәрәләр. lll Белоруссия фронтында, Балтыйк диңгезе янында сугыша. Германиягә кадәр барып җитә. Совет халкына зур җиңү китергән 1945 елның 9 май иртәсен дә Германиядә каршылый.
Кыю йөрәкле фронтовик Ватан сугышы һәм Фронтовик орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш беткән елны туган төбәге Чирү авылына кайтып төпләнә. Хатыны Мөнәздәхә Хәбибуллина белән гаилә корып, өч ул үстерәләр.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Х.Х.Хәбибуллин күмәк хуҗалыкта атлар карый, хуҗалык мөдире булып эшли, 1984 елда лаеклы ялга чыга.