Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибуллин Әсгать Хәбибрахман улы , 1926 елның 20 апрелендә Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны 7 классны тәмамлый, Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар әзерләү курсында укый. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта, Япония чикләре буенда хезмәт итә. 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша. Сахалин утравындагы хәрәкәттәге армиядә артиллерист , сержант дәрәҗәсендә, орудие командиры була. Туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шул көннән бирле ул тыныч хезмәт солдаты һәм анда да сынатмый.Чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша. Аның өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. 1953 елдан башлап, “Кызыл игенче “ , Дружба”. “ Искра “ колхозларында озак еллар комбайнда эшли. Үз хезмәтен сөеп, зур осталык белән башкарып ул һәр елны комбайнерлар арасында алдынгы урыннарда була. Ике тапкыр баян, Урал мотоциклы белән бүләклиләр. “9 нчы бишьеллык ударнигы “ , “ Социалистик ярыш җиңүчесе” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Умартачы, бик яхшы балта остасы була. Авылда аның кулы тимәгән ихата сирәктер. Авылдашларына тәрәзә рамнары ишек борыслары ясый. Җырларга, биергә яраткан, мәдәният йортында үткән театрларда еш катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” , “ Георгий Жуков “ һәм бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. 2002 елда вафат була, Урта Кәшер авылында җирләнгән.