Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәертдинов Соббух Хәертдин улы 1914 елның 16 ноябрендә хәзерге Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә 4 класс белем алгач колхозда атлар карый аннан Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә керә. Жырларга, биергә яратканга курә спектакльләрдә аңа кубрәк жырлы рольләрдә уйнарга туры килә. 1937 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәре РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елны Финляндия белән барган сугышта катнаша. 1941 елның 1 августыннан Бөек Ватан сугышына китә. Көнбатыш фронтта Смоленск шәһәре янында 22 нче хәрби лазаретта атлар карый ветеринар санитар булып хезмәт итә. Чолганышта калып, 1941 елның 11 октябреннән 1945 елның 3 маена кадәр әсирлектә була. Әсирлектән азат ителгәч 1945 елның маеннан сентябренә кадәр 617 нче укчылар полкында аннан шул ук елнын октябренә хәтле 16 нчы эшче батальонында укчы булып хезмәт итә. 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә туган авылына кайта. Әсирлектә булганы өчен кулга алына төрмәгә ябалар. Әнисе Минҗиан апа СССР Югары Советы Президиумы рәисе Калинин М.И. исеменә хат яза. Хат нигезендә ул аклана, төрмәдән чыгарыла. Бик озак еллар колхозда ветеринар-фельдшер булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та шул эшен дәвам итә. Хатыны Бибисара Хаҗиәхмәт кызы белән ике бала (бер кыз, бер ул) тәрбияләп үстерәләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Жуков" медале белән бүләкләнә. Соббух Хәертдин улы 1999 елның 6 ноябрендә вафат була, Яхшыбай авылында җирләнә.