Хезмәт ветераны, Хэсэнова Дилэфруз Шэрэф кызы 1932 елнын 15 январендэ Апас районы Тэугелде авылында доньяга килэ. Гаилэдэ дурт бала усэлэр. 1941 елда этилэре Шэриф абый сугышка китэ.
Дилэфруз апага башкалар кебек ук бик яшли хезмәт юлын башларга туры килә. Кул пычкысы белэн юан-юан агачларны кискэн вакытларын гыйбрэт итеп сойли ул. 1943 елда 6 кыз хэм ике малайны, Бакырчы урманына агач кисэргэ жибэрэлэр. Кискэн агачларны турап, мэктэпкэ хэм кэнсэлэргэ ташыйлар. Араларында Бакырчы малае Фэиз агач астында калып вафат була.
Дилэфруз апа колхозда бик куп хезмәт итэ, җәйләрен кырда урак ура, төрле авыр хезмәтләрдә өлкәннәр белән беррәттэн эшли.Энисе белэн бергэ сыер жигеп зогозирнага икмэк ташыйлар.
1943 елнын 21 июлендэ этилэре сугыштан аягын яралап кайта. Гаилэсе яныда тернэклэнгэннэн сон, 1944 елда этилэрен янадан сугыш кырына алып китэлэр. Китеп оч ай узганнан сон, этилэренен хэбэрсез югалган дигэн хэбэре килэ. Бик авыр коннэр, авыр хэсрэтлэр алып килэ бу сугыш.
Паспорт алганнан сон Чилэбегэ вагон бушатырга жибэрэлэр. Анда оч ел эшлэгэннэн сон туган авылына кайта, янэдэн Тинки урманына агач кисэргэ жибэрэлэр.
Тормышка чыгып,тормыш иптэше белэн биш бала тэрбиялэп устерэлэр, кызганычка каршы тормыш иптэше иртэ бакыйлыкка кучэ.
Дилэфруз апа гомер буе, лаеклы ялга киткэнче, колхозда терлекчелек олкэсендэ хезмэт куя.
Ачлыгын да ялангачлыгын да курергэ туры килэ Дилэфруз апага.Ул коннэр эле дэ хэтер турендэ саклана.
Ул буген дэ кин кунеле, олы йорэге белэн балаларын, оныкларын, куршелэрен кайгыртып яши.