Закирә әби 18 августның 1928 елында Актаныш ягында дөньяга килә. Тормыш иптәшен Апас якларыннан сайлаган. Ире белән 55 ел тату гомер иткәннәр, 3 кыз, 1 ул үстергәннәр. Кызганычка каршы, гомер көзләрен сыңар канат белән каршыларга туры килгән. Бала югалту хәсрәтләрен дә кичерергә туры килгән аңа. Бүгенге көндә кыз-ларының кияүләренең тәрбиясен тоеп яши. Олы кызы Марьям апа белән гомер кичерә.
-Шәфкатьле, игелекле булыгыз, тормышны сөеп яшәгез. Менә минем бик яшисем килә, - ди әби.