“Безнең балачагыбыз бик авыр елларга туры килде. Өс-баш начар, ул да берәр генә кат. Мунчага юынырга кергәч, салган киемнәребезне тизрәк юып элә идек-кабат киеп чыгарга кирәк. Аякта – чабата, аның да күтәрелмәлесе бөтен кешедә дә юк иде. Өйләргә салам ягып җылытабыз. Әнинең самовар кайнатканда кырыйларына тезеп бәрәңге пешерүе-иң сөенечле вакыйга булгандыр, мөгаен. Тик ул берәр генә эләгә иде шул! Әтнә базарыннан кәҗә мамыгы алып кайтып, йон бияләйләр бәйли идем (10 яшь чамалы булганмындыр). Акчасын җыеп кына бирәләр иде. Әти үлгәч,аны күмәргә шул акчаларны барып алып кайттым. Әтине тиешенчә күмдек. Иң үзәккә үткән нәрсә-чыпта сугу булгандыр. Һәр йортта булды инде ул вакытта. Юкә кайрыларын йорт саен өләшеп чыгалар, шуларны сызырып, станокларына куеп, күлүк сугабыз. Әзер чыпталарны санап, әз-мәз акчасын биреп, җыялар иде. Мин бер көнгә 50 күлүк суга идем (бу күп инде). Чыпта сугу мәшәкате балаларга да, олыларга җитте инде ул вакытта.”