Янурыс авылында яшәүче Әхкәмова Хәмидә Әюп кызына быел җәй 95 яшь тулды. “Гомерем буе йөгердем дә, йөгердем: бар эшкә дә җитештем”- дип искә ала ул үзенең тормыш юлын. Колхозның бер эшеннән дә калмаган ул, гектарлап чөгендерен утаган, гомере буе сыер сауган. Алар буыны җилкәсенә авырлыклар күп төшсә дә, бер дә зарланмый Хәмидә апа. “Җылы көе сөт чөмерә идем, аның файдасы зур булгандыр. Бу яшькә җитмәгән дә булыр идем бәлки. Гомерем буе хәрәкәттә булдым, тик утыра белмәдем. Эшенә дә йөгердем, сабантуйларында да йөгердем, уеннарында катнаша идем”- ди Хәмидә апа. Ул һаман да җор телле, шаян, тормышка оптимистик карашта, күзлексез гәҗит укый, телевизорын карый, бар нәрсәдән хәбәрдар, бик аралашучан, зиһенле. Авылның хөрмәтле кешесе Хәмидә апа. Балаларына, оныкларына киңәшче, терәк булып, аларның тормышына куанып, һәр туган көнгә шөкер итеп яши.