1923 елның 19 июлендә Олыимән авылында туа, шунда томыш итә.
1942 елныь апрель аенда 19 яше тулганчы яуга чакырыла.
Горький шәһәреннән 8 чакырым ераклыктагы лагерьда күнекмәләр узгач, сентябрьдә Калинин шәһәрен саклаучылар сафына җибәрелә. Ноябрьдә яралана. Терелгәч, 1943 елның 4 апреленнән 1322 нче танкка каршы көрәшүче полкның 2 нче батарея сафында Украина, Румыния, Германия, Польшадагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1944 елның 8 сентяберендә кече серңант дәрәҗәсе бирелә.
Җиңү бәйрәмен Чехословакиядә каршылый.
Сугыштан соң Украинада хезмәт итә.
1947 елның 11 мартында хәрби хезмәттән азат ителә.
"Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе-сержант.
Ат каручы булып эшли,1983 елда лаеклы ялга чыга. Аннанавыл халкынаикмәк ташлый.
Хатыны Фаһимә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.