Зөбәрҗәт апа 1931 елның 27 маенда Мортыштамак авылында туган. Туганнары күп булса да, бары өчесенә үсеп җитеп, гаилә кору насыйп була. Хәлле генә яшәгән гаиләгә узган гасырның репрессия шаукымы тими калмый. Әтиләре Мөхәммәтсалих гаиләсен алып Таҗикстанга чыгып китә, үзе шунда вафат булып кала. “Без киткәч, әтиләрнең кунакка йөри торган аты белән кошовкасында колхоз рәисе йөргән”,- дип искә ала Зөбәрҗәт апа. Бераз соңрак гаилә яңадан туган нигезенә кайтып төпләнә.
Зөбәрҗәт апаның балачагы сугыш елларына туры килә. 12 яшеннән колхоз эшенә йөри башлый. Урагын да ура, ындыр табагында икмәк чистартыша, бераз үскәч, тракторда прицепщик булып та эшли.
Сугыш беткәч, әнисе кечкенә буйлы кызын Казанга сеңлесе янына урнаштыра. “Кызым, кечкенә генә буең белән авыр булыр авыл җирендә яшәргә”,-ди ул. Кулда паспорт булмый, рәхмәт инде авыл советында эшләүче рәискә, справка язып бирә, шул справка белән авылдан качып кына чыгып китә ул. Казанда эшкә урнаша. Питрәч районы егете Хәйбрахман белән гаилә кора. Себер якларында да эшләп кайта яшь гаилә. Бер-бер артлы ике кызлары туа. Казанда трамвайда кондуктор, консерваториядә пешекче булып эшли Зөбәрҗәт апа. Ире генә кыска гомерле була. Аның вафатыннан соң, Зөбәрҗәт апа хәрби заводта эшләп, фатир ала. Пенсиягә чыккач та озак еллар эшли әле ул шул заводта. Ике кызын ялгызы тормышлы итә. Бүгенге көндә кызлары Казанда яши, 3 оныгы, оныкчыклары бар. Үзе киң күңелле, кунакчыл, туганнарына гына түгел, авылдашларына да ишеге һәрвакыт ачык була Зөбәрҗәт апаның.
Олыгайган саен туган якны сагыну көчәя. Зөбәрҗәт апаның “Туган якта җир куенына иңәргә иде”,-дигән теләген искә алып, абыйсы Тимерханның балалары аны туган якка алып кайтып тәрбиялиләр. Тормыш юлында кайгы-борчулары күп булса да, бүгенге тормышына шөкер итеп яши ул.