Хәлиуллин Хәбибулла Хәлиулла улы 1906 елның 22 июнендә Урта Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы гел совет эшендә була. Сугыш башлангач та, әле бер ел диярлек, аны бронь белән эшләтәләр, фронтка җибәрмиләр.
Ниһаять, аңа да чират җитә. Сталинград янында беренче тапкыр үлем б-н күзгә-күз очраша ул. Аннан соң нинди генә мәхшәрләргә эләкмәде. Әмма исән калды, җиңү көннәрен дә күрергә насыйп булды.
Хәбибулла Хәлиулла улы туган якларына 1946 ел башында гына кайта. Кайткач та эшкә керешә – фуражир була, сыйфат инспекторы булып йөри. Һәр эштә намусына тап төшерми, гадел була.