Сугыш ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улының истәлекләре:
“Мин сугышка 1944 елда киттем, чөнки ул вакытка минем әти Москва янында аягын калдырып кайткан иде. Ә мин әти үчен алу өчен алдан гариза язып Совет Армиясе сафына киттем.
Мине сугышка бала-чагалар, әби-бабайлар һәм сугыштан кайткан үземнең әти кебек инвалидлар озатты. Мин Воронеж юнәлешендә һава һөҗүменә каршы тора торган частьта хезмәтемне башлап җибәрдем. Но анда озак булырга туры килмәде. Күчерделәр элемтә батальонына. Батальон оештырылды Севастопольда. Безнең батальон элемтә тотты фронтның алгы сызыгы белән. Элемтә булмаса фронт күзсез, колаксыз, хәрәкәтсез кала. Шуңа күрә безнең батальон иң әһәмиятле приказларны үтәде. Элемтә булмаса көн-төн бер туктаусыз хәрәкәт. Без яшь солдатлар беренче мәртәбә бомба шартлавын ишеттек графский станиясе янында Воронеж направлениясендә тимер юлда корал төягәндә немец самолетлары килеп бомбага тотып киттеләр. Без шул ук вакытта фронтның алгы сызыгына керү өчен әзерлек алып бара идек. Шулай итеп аерым военный приказлар үти иде. Вакыт уза барды безнең илдән фашистлар куып чыгарылды. Но безнең батальон сугыш туктаганчы ук Япония самурайларына каршы җибәрделәр. Анда да элемтәче идем. Бик күп военный заданияләр үтәргә туры килде. Шуның өчен бүләкләндем Орден Отечественной войны, медаль “За Победу над Германией”, “За Победу над Японией” һәм башка төрле военный медальләр, тылда эшләгән өчен бирелгән медальләр.
Минем 7 ел армия сафында хезмәт итүем үзем өчен горурлык булса, ил – провительство безгә бик аз ихтибар белән карый. Хәзер безнең поколение бик аз калды.
Без кадерле.
16 яшь тулу белән
Киттем хезмәт сафына
Үзем теләп хезмәт иттем
Туган илем халкыма
Туры килде авырлыгын
Һәм ачлыгын татырга
Ходай язды исән-имин
Авылыма кайтырга.
Оныта алмадым авылымда
Ничек таңнар атуын
Көтеп торган авыл халкым
Безнең җиңеп кайтуны.
Хезмәт иттем илемдә
Сары каеш билемдә
Шуның өчен кадерле без
Туган үскән җиремдә.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң
Рәхәт булыр картлыгың
Картлыгыңда рәхәт яшәү
Бәхетең һәм шатлыгың”.
Үзгәртелмичә бирелде.