Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улы, 1928 елның 5 апрелендә Сарман районы Баткак авылында туган. Салкын Алан авылы мәктәбендә 7 классны бетерә. 1944 елның 10 ноябрендә, бөтенләй яшь егет булып, Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби укулар үткәннән соң, Ерак Көнчыгышта, Япония чикләрендә, 41630 нчы хәрби частьта элемтәче ( линейный настройчик) булып хезмәт итә. Үзе хезмәт иткән полк составында 1945 елда Японнарга каршы сугышта катнаша.Төрле авыр сынаулар үтеп, сугыш тәмамланганнан соң да, Кытай чигендә Совет Армиясе сафларында хезмәт итүен дәвам итә. 1951 елның 15 апреленә кадәр хөкүмәт элемтәсен тәэмин итү буенча аеруча мөһим эшләр башкара. Яхшы хезмәт иткән һәм сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” , “ Совет Армиясенә 30 ел” һәм бик күп Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. Туган якларына кайткач башта Петровка, аннан Иске Кәшер авылларында элемтә бүлегендә эшли. Салкын Алан авылына иң беренче электр чыбыкларын да сузучы ул була.1963 елдан ул КПСС члены.1976 елдан, лаеклы ялга чыкканчы , “Җәлилнефть”нең ЦДНГ-3 , ЦДНГ-7 нефть һәм газ чыгару цехларында оператор булып эшли. Хезмәттәге казанышлары өчен “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре һәм бик күп почет грамоталары белән бүләкләнә. Фотосы бик күп еллар “Җәлилнефть” идарәсенең почет тактасында тора. 2009 елның 17 ноябрендә вафат булган, Сарман авылында җирләнгән.