1926 елның июнь аенда Илчебай авылында туа. Хәзерге көндә Актанышбашта яши.
1945 елның 15 гыйнварында сугышка озатыла. 346 нчы укчы полкта укчы булып хезмәт итә. Җиңү көнен Белоруссиядә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә туган авылында кайту насыйп булмый. 1946-1947 елларда 25 нче каравыл ротасында укчы булып хезмәт куя. 1947 елда 17885 хәрби частьтә укчы була. 1950 елның 17 маенда авылына кайта.
Ефрейтер булып хезмәт иткән яугирнең шактый медальләре бар.
Кайткач, "Үзәк" колхозында терлекче булып эшли һәм 1986 елда лаеклы ялга туктый. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Халисә белән 3 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр.