Әхмәдуллина Мәдинә Шәймәрдән кызы 1926 нчы елның 9 нчы октябрендә Иске Кәшер авылында туган. Авылында 7 класс белем алганнан соң, 17 яшендә колхозга эшли башлаган.
Мәдинә апа истәлекләре:
“Балачагым авыр елларга туры килде. Аякта чабата. Яз көне тишелеп чыккан үләннәрне рәттән ашап бара идек. Хәзер кычытканнар бигрәк күп. Элек шулай булса, тамак туйган булыр иде дим. Җиләк яфрагын киптереп чәй ясый идек. Өйдә учакны сүндермичә сакларга кирәк. Ут сүнсә, соскы күтәреп күршеләргә керергә туры килә иде. Колхозда чөгендер эшләү, борчак чабу, сыер, ат күтәрергә йөрү дә калмады. 2 ат, 2 арбага бер кеше билгеләп, Чаллыга симәнәгә йөртәләр иде. Аңа 1 кг он бирелә. Иии, ул чактагы юллар, пычрак ерып йөрдек инде. Колхоз сарыкларын авыл көтүенә куша идек тә, кич белән санап, аерып ала идек. Чабатага Сарман, Карамалы базарларына барабыз. Гел онытмыйм, Кәшер базарында йомырканың 1 дистәсе 5, Әлмәт базарында 10 сум булды. Кием тектерергә Илексаздагы Сөнгат абыйга баралар иде. Укытучыларны өйдәш итеп кертү бар иде бит. Укытучы Мөнәвәрә улы Фәрит (Сарман урта мәктәбе укытучысы Фәрит Газыйм улы Сафин) белән бездә торды. Фәриткә 1 яшь иде ул чакта. Бик таләпчән, төгәл укытучы иде әниләре.
Атнага 1 көн булса да клубка чыгарга вакыт таба идек. Тавышсыз кино күрсәтәләр, соңыннан “бичыр” була. Ирем Фәхрулла белән дә “бичыр”да таныштык. 3 ул: Хәмзә, Җәүдәт, Наилне үстердек. Балаларымның олыларын өйдә, кечесе Наилне авыл пунктында таптым. Балаларым да, киленнәрем дә бик яхшы, бик тырыш булдылар. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын.
Башта хезмәт көненә эшләсәк, 1960 елда эшләгәнгә акча бирә башладылар. 1 елга 67 сум акча тигән иде. Авылда янгын чыгып, өебез янды. Яңа өй җиткердек. Шулай хезмәттә үтте безнең тормыш”.
Мәдинә апага 94 яшь. Аяклары йөрмәүгә, колагы начаррак ишетүгә генә зарланып алды. Күзләре күрә, акылы камил, хәтере яхшы Мәдинә апаның. Кече улы Наил белән килене Әлфинур тәрбиясендә яши. Балаларының барысыннан да бик канәгать, аларга бик рәхмәтле ул.