Хәмидуллин Мәхмүт Хәмидулла улы 1921 елның 15 августында туган. 1936 елны Иске Кәшер мәктәбен тәмамланганнан соң Сарман РКШсында хисапчылар курсында укый. 1937 елдан 1940 елның 25 августына кадәр “Кызыл игенче” колхозында хисапчы. Шул ук елны Армия сафларына алына. Сугыш елларында Ерак Көнчыгышта чик буен саклый. 1945 елның 9 августыннан Монголия, Хинган тауларында япон басып алучыларына каршы көрәштә катнаша. Харбин, Мугдин, Чань-Чунь шәһәрләрен японнардан азат итешә. Күрсәткән батырлыклары “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бәяләнә.
1943 елны полк мәктәбен тәмамлап, старшина дәрәҗәсе ала. Мәхмүт Хәмидулла улы “Германияне җиңгән өчен”, “Сугыштагы батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнә. Япониягә каршы сугышта Зур һәм Бәләкәй Хинган тауларын уңышлы кичкән өчен ике тапкыр Сталин рәхмәте хаты тапшырыла.
1946 елда туган авылына әйләнеп кайта. Кайту белән колхозга эшкә килә. Башта – хисапчы, аннан 10 ел “Кызыл игенче” колхозы рәисе булып эшли. Фронтовик җитәкләгән колхоз алдынгылар сафыннан төшми. Соңыннан, лаеклы ялга чыкканчы, хуҗалыкта экономист вазыйфасын башкара.
Мәхмүт ага хатыны Мәрьям апа белән 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр