Әхмәтшин Кәрами Әхмәтша улы 1902 елда Юлтимер авылында туган, сарман РХк мобилизацияләгән, кызылармеец, Калинин фронты, 29 армия, 359 укчы дивизия, 1198 укчы полк, 1942 елның30 сентябрендә яралардан үлгән, 1003 нче күчмә хирургия кыр госпитале. Тверь өлкәсенең Ржев районы Панино авылында хәрби каберлектә җирләнгән.
(Хәтер китабы, 20 том, 31 бит һәм Саклану министрлыгының Үзәк архивы (ЦАМО) чыганакларыннан).
Бцек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Кәрами бер төркем авылдашлары белән фронтка китә. Ил өчен иң авыр көннәр була бу. Яхшы коралланган, Көнбатыш дәүләтләрен яулаганда сугыш алып бару тәҗрибәсе тупланган немец-фашист гаскәрләре, зур югатуларга карамастан, Советлар Союзы башкаласы Мәскәүгә таба һөҗүм итәләр.
Шул көннәрдә Кәрами Татарстанның Сарман районында өч баласы белән калган хатыны Галимәгә һәм әнисе Кырателгаянга язган хатларында немец-фашист илбасарларының безнең җирләрдә тыныч халыкны кыргыйларча мәсхәрә итеп үтерүләре, аларның йорт-ихаталарын яндырулары турында ачынып яза. “Мондый ерткычларны барысын да юк итмичә тынычлык килмәс. Мин аларны дөмектерүгә көчемне, канымны кызганмам ...” - ди ул.
1941 елның 16 декабрендә Калинин шәһәре азат ителә. Бу сугышта Кәрами гитлерчыларны батырларча кыйный. Соңыннан аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Шәһәрдән куылган немецгаскәрләренең калдыклары тынычланырга уйламыйлар, ерактан ата торган пушклардан снаряд арты снаряд җибәрәләр. Шуларның берсе Кәрами барган урамда шартлый һәм аны нык яралый. Егетне госпитальгә озаталар. Анда бераз давалангач, савыгып бетү өчен аны өенә кайтарып җибәрәләр.
1942 елның башында ныклап йөри башлагач, Кәрами кабат фронтка җибәрелә. Ул генерал И.С.Конев командалык иткән Калини фронтындагы 29нчы армия составында немец-фашист армияләрен көнбатышка таба 80-250 чакрым ераклыкка чигенергә мәҗбүр итәләр.
1942 елның сентябрьаенда дошман позициясенә контратака ясаганда Кәрами Әхмәтшин кабат нык яралана һәм аңына килмичә кыр госпиталендә вафат була.
Р.Могыйнов "Хатларда дары исе" китабыннан кыскартылып бирелә