1923 елның 17 декабрендә Иске Байсарда туа, шунда яши. II группа хезмәт инвалиды. Минзәлә фельдшер-акушерлык училищесын 1940 елда тәмамланган кызны сугыш башланганның икенче көнендә -1941 елның 23 июнендә армияга алалр. Казандагы хәрби кыр хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы, комсорг була.1945 елның 15 декабрендә хәрби хезмәттән азат ителә. "1941-1945 елдагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хастаханә җитәкчелегененң рәхмәтләрен ала. Участок хәстаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли, 1977 елның декабреннән лаеклы ялга чыга. В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медале, "Социалистик ярышта жиңүче" билгесе, Мактау кәгазе белән бүлэкләнә. 1989 елда вафат булган ире Тимершәех белән 2 кыз,1 ул үстерәләр.