Ахметзянов Нәҗип Әхмәтҗан улы 1917 елның 6 октябрендә Сарман районы Юлтимер авылында урта хәлле гаиләдә туган. 1939 елда армия сафларына алына. Польша границасы янында, Трогобище районында хезмәт итә. Сугышка беренче көннән үк керә. Днепрга хәтле зур югалтуларга дучар булып чигенәләр. Полтава өлкәсенә кайталар. Полкны оформить итеп пушка тарттырып йөрергә җибәрәләр. Беренче мәртәбә Кременчук янында 8 сентябрьдә яралана. 1 ай госпитальдә дәваланнан соң яңадан сугышка керә. Ростовны азат иткәндә 5 декабрьдә тагын яралана. Бу юлы ярасы авыр була. 1 ел госпитальдә ятканнан соң 1 айга авылга җибәрәләр. Ростовны азат итүдә катнашкан өчен “Кызыл Йолдыз” ордены б-н бүләкләнә.
1942 елның декабрендә яңадан сугышка керә. Бу юлы Калининский обл. Старый Русь яныннда 53 армиядә хезмәт итә. Курск дугасында сугышырга туры килә. Зур югалтулар б-н Курск дугасы өзелә. 6 июльдә яралана. Госпитальдә ята. Сугыш беткәч 1945 елның ноябрендә тикле шушы ук госпитальдә хезмәт итә.