Әхмәтҗанов Шәрипҗан 1924 елның 22 июнендә Сарман районы Илексаз авылында туган. Карт әтисе белән энекәшен калдырып, 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек егет Сарман хәрби комиссариатына юнәлә. “Яшьтәшләрем яз көне үк китеп беткәннәр иде, авылдан берүзем генә киттем, - ди Шәрипҗан абый. – Сугыш мине куркытмый иде, әниемне үз кулларым белән җир куенына салудан да авыррак яра юктыр кебек тоелды”.
Комиссариаттан аларны Бөгелмәгә алып китәләр, анда башка район егетләре дә кушыла. Бөгелмәдән Норлатка, аннан Рязаньга юл тоталар. Күзләре – тәрәзәдә. “Хәсрәт тулы йөзләрне, сагыш тулы күзләрне хәзер дә онытасым юк, - дип сөйли Шәрипҗан абый. – Барыбызның да күңелендә бер уй канга туймас фашист этләреннән үч алырга! Себер тимер юлы буйлап Ленинградка барып җиттек. Бу вакытта ул камалышта иде. Ладога күле аша кердек. Беравык карантинда торганнан соң, частьләргә озаттылар. Мин 9 нчы авиацион төзекләндерү батальонына эләктем. Безне очу полосаларын чистарту, әзерләү, окоплар казу hәм башка эшләр көтә иде. Илне фашистлардан азат итү теләге шулкадәр көчле, дошман пулялары, бомбалары да куркытмый иде”. 1944 елның гыйнварында, Ленинград блокадасы өзелгәч, аларны Кронштадт аэродромына күчерәләр. Урман кисеп, төпләп, территорияне чистарту, таш ташып, самолетлар өчен урын әзерләү кебек эшләр дә өстәлә. Дошман уты астында эшли-эшли көнбатышка таба юл алалар. Тирә-якта – төтен, көек исе, үле гәүдәләр, снаряд, миналар шартлавы. Эстониядә, Латвиядә, Көнчыгыш Пруссиядә hәм башка бик күп урыннарда аэродромнар төзиләр – самолетлар тоткарланырлык сәбәпләр булырга тиеш түгел. Шулай итеп, Германиягә дә барып җитәләр. Җиңү көнен Шәрипҗан абый Германиядә каршылый. Сугыштан соң да тиз генә кайта алмый, ул хезмәт иткән батальон әле ике ел шул рәвншле эшләрен дәвам итә. Туган авылы Илексазга 1947 елның җәендә кайту бәхетенә ирешә. “Әткәй миннәнкош теледәй хатлар көткән. Биш ел буена хәбәрем булмагач, үлгән дип уйлаган. Мине күргәч, шатлыктан кабынган күзләре – hаман да исемдә”, - ди Шәрипҗан абый.
II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,”Сугышчан батырлыклары өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Георгий Жуков” hәм юбилей медальләре ветеранның батырлыгын, фидакарьлеген раслап, күкрәгендә балкыйлар. Тыныч хезмәттә дә сынатмый ул, көнне төнгә ялгап тырышып эшли.