1930 нчы елның 29 нчы апрелендә Түбән Барыш авылында туган. 1945 нче елда Зур Күккүз урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын бетерә. Җиңү хәбәрен ишеткәч, парад ясап, укучылар урам буйлап йөргәннәр. Әхмәтҗанова Хөсниҗиһан апа үз авылында тракторист ярдәмчесе булып эшли. Авылдашы Бибинур белән, алны-ялны белмичә, йокы күрмичә , төнге сменаларга калып эшләгәннәр. Сугыш беткәннән соң, 16 яшендә авылдаш кызлары белән бергә Пермьгә урман кисәргә киткәннәр. Аннан кайтып,колхозда сыер савучы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә намус белән хезмәт итә. Ире белән бергә 6 бала табып үстергән Хөсниҗиһан апа “Ана даны” ордены белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә Казанда яши. Кечкенәдән кул эшләренә оста булган Хөсниҗиһан апа бүген дә балалары, оныкларын кайгыртып, башмак-бияләйләр бәйли. Ил-көн яналыклары белән кызыксынып, газета –журналлар укый.