Шәфигулла Хөрмәт улы 1923 елның 14 ноябрендә Кызыл Юл районының Иске Өҗем авылында икенче бала булып дөньяга килә. Бала чагы шушы авылда үтә. Авылыбызның мәктәбендә 7 класс белем алып чыга. Мәктәпне генә тәмамалаган яшүсмер егет язылып, Амур якларына чыгып китә һәм шунда 1942 елга кадәр эшли.
1942 елны мобилизацияләнеп, яше җитү белән сугышка алына. Сугыш сугыш инде, атышлар вакытында,тән җәрәхәтләре алып, Чиләбе шәһәрендә госпитальдә дәваланып чыга. 1942-43 елларда Брянск юнәлешендә сугышларда катнаша. Мәскәү асты сугышлары вакытында Шәфикъ абыйның бертуганабыйсы да шунда була.Кызганыч,аралары якын булса да, алар күрешә алмыйлар. Абыйсының үлү хәбәрен дә шунда җиткерәләр аңа. Мәскәүгә һөҗүм башлану сәбәпле, Шәфикъ абый абыйсының үле гәүдәсен дә күрә алмый. Бәрелешләр бик каты була, фашистлар шәһәрне көнозын бомбага тоталар. Күп югалтуларбелән барган сугыш вакытында, Ржев шәһәре тирәсендә, Шәфикъ абый, снаряд шартлап, бик каты яралана.Аңына килгәндә инде ул, госпитальдә була. 1943 елның 23 мартында, бер аягын калдырып, туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа.Шәфикъ абый кайтып кергәндә, әнисе үлгән, әтисе урын өстендә. Болай да төшенкелеккә бирелгән 19 яшьлек егет мондагы фәкырьлекне күреп, яшәрмен дип тә уйламый.Каралты-кура җимерек, төзәтим дисә, коралы да юк. Күршеләренә кереп, булган балта, пычкыларын алып чыгып, йорт-җирен караштыра, әтисен тәрбияли. Өйдә генә дә ятып булмый, ашарга кирәк, бик авыр вакытлар була.Шәфикъ абый, инвалид булуына карамастан, гомере буе колхозда тегермәнче, тимерче булып эшли.Өйдә ике ир-ат: берсе- урын өстендә, икенчесе- сәламәт түгел.Тормыш йөгенялгыз тартып булмасын аңлаган егет, Нәсимә апаны гомер юлдашы итеп сайлый. Алар тормыш юлын бик матур итеп башлап җибәрәләр, әтиләрен, хөрмәтләп тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.Тормышы иптәше Нәсимә апа белән бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр.1978 елда Шәфикъ абый лаеклы ялга чыга. Аларның тормышлары күпләргә үрнәк булырлык, тормыш иптәше белән татулыкта 62 ел гомер кичерәләр.
Шәфикъ абыйның 5 баласы 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Балалары Наилә, Рәйсә, Наил, Тәслимә һәм Мәхмүт әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәгәннәр.
Тәрбиялеләр, һәркайсының үз тормышы, үз юлы, гаиләлеләр. Хәер, алма агачыннан ерак төшми, диләр.Бүгенге көндә Шәфикъ абый улы Наил, килене Фәния тәрбиясендә яши. Сугыш яраларыннан сызланса да, Шәфикъ абый тормышыннан канәгать.