Хөсәенов Фәрваҗ Вәҗи улы (05.03.1919-22.04.1988) Иске Байсар авылында туа.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1934 елда Казанга китә. Көндезләрен мехчылар техникумны тәмамлап, Чиләбе хәрби авиация училищесына укырга керә.1940 елдан очучы-инспектор-штурман белгечлеге белән һавага күтәрелә.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Дошманга каршы 283 очыш ясый. Мәскәү, Кавказ, Кырым өчен көрәшләрдә зур тәвәккәллек күрсәтә. Каты яралана. Биш орден белән бүләкләнә. Якташыбызның батырлыгы сугышчан командиры. Советлар Союзы Герое Н.Ф. Смирновның “Дүртенче һава армиясе”, язучы Самат Шакирның “Утлы өермә” китапларында, атаклы очучы Рәшит Ибраһимовның “Герой дустым” язмасында, “Батырлар китабы”нда ачык тасвирлана.
Фәрваҗ Вәҗи улы сугыштан соң Казан аэропортында эшли, 1988 елның 22 апрелендә вафат була.