1941 елда Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Ворошилов районының (хәзер Сарман районы) Карашай – Саклау авылы ир – атлары фронтка алына. Алар арасында 33 яшьлек Миңшаех Хөсәен улы Хөсәенов та була. Көмәнле хатыны Гайникамал аны үксеп елап озата. 12 августта Хөсәеновларның ир баласы туа, малайга әнисе Әзһәр исеме куша. Ноябрь аенда фронттан Миңшаехнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр хатынына килеп ирешә.
Ир – атсыз калган гаилә, кечкенә Әзһәр сугыш елы михнәтләрен башка авылдашлары кебек бик авыр кичерәләр. Ачлык, ялангачлык, бөтен нәрсәгә кытлык аларны да читләп үтми. Колхозда эшләгән өчен түләү юк, җитмәсә, бик күп салымнар белән җафалыйлар.
1949 елда гаилә Минзәлә районына, шәһәрдән 3 чакрымдагы Салкын Чишмә (Холодный Ключ) авылына күченеп килә. Әзһәр шунда башлангыч мәктәптә укый, Минзәләгә йөреп, урта мәктәпне тәмамлый.
Үзен күреп белмәсә дә Әзһәр әтисен юксына, сагына. Башка балалар кебек, аның да “әти” дип әйтәсе килә, һаман ул кайтыр дип өметләнә. Чөнки кайбер “хәбәрсез югалганнар”ның исән – сау авылларына кайтулары турында ишетә.
Әзһәр – зирәк малай, кечкенәдән газеталар укырга ярата. “Пионерская правда”, “Ленин байрагы” белән даими танышып бара. Аң кереп, тормышны таный башлагач, ул әтисен эзли башлый. Җитмәсә, “Пионерская правда”да игълан басылып чыга: сугышка китеп, хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат җыю башланган, адресы да күрсәтелгән. Әмма Әзһәр, кыю малай, әтисе турындагы мәгълүматны бу адреска түгел, ә Мәскәүгә, Кремльгә, иптәш Сталинның үзенә хат итеп юллый, аны эзләп табуда ярдәм сорый. Тик бу хатка җавап килми.
1951 елның декабрь азагында район газетасында партия райкомының беренче секретаре М.Ш.Хөсәеновның Яңа ел тәбрикләве басылып чыга. Тугыз яшьлек Әзһәрнең башында – бу кеше минем әти түгел микән, дигән сәер фикер туа. Фамилиясе, инициаллары туры килә бит. Һәм ул татлы яшерен өмет белән секретарь янына бара. Мәгъсүм ага үзе дә сугышта катнашып, яраланып кайткан кеше (соңрак Социалистик Хезмәт Герое булды), Әзһәрне игътибар белән тыңлый, хәленә керә. Чөнки малай сугышта хәбәрсез югалган әтисен эзләве, тик әле таба алмавы турында ачынып сөйләп бирә. Секретарьнең күзләренә өмет белән багып сорый: “Син минем әтием түгелме?”
Мәгъсүм ага көтелмәгән бу сораудан соң елмаеп куя, шкафтан төсле карандашлар кабы алып Әзһәргә тоттыра. Изге теләкләрен әйтә: тырышып укы, хезмәтне ярат, максатыңа ирешүдә нык торучан бул! Шундый булсаң гына, синнән әтиең горурланырлык кеше чыгар. Әтиеңне эзләүне дәвам ит, үзен булмаса да, берәр мәгълүмат табарсың!
Еллар үтә, Әзһәр бу күренекле затның изге теләкләрен һич онытмый: яхшы укый, югары белем ала.
Ә әтисен эзләүдән ул туктамый, 60 ел дәвамында төрле инстанцияләргә хат артыннан хат юллый. Ниһаять, РФ Саклау министрлыгының Үзәк архивыннан (Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре), Миңшәех Хөсәенов Тула өлкәсе, Одоев районы территориясендә бәрелештә 1941 елның ноябрь аенда һәлак булган, дигән белешмә килә. Кайда җирләнгәне күрсәтелми.