Тәгъзимә апа Мостафин авылында туып-үсә. Гаиләдәге җиде баланың икенчесе була ул. Әнисе мәктәптә хезмәткәр булып эшли. Сугышка киткән әтисе Нуриәхмәттән бер генә хат килеп кала, балалары ятим үсә. Мәктәп елларында ук колхоз эшенә йөриләр, басуда, фермада эшлиләр. Ашарга ризыгы, кияргә киеме юк чаклар. Азрак үсә төшкәч, урман кисәргә дә йөртәләр. Гомере буе “Петровский” совхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Авылдашы Шәрипҗан белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Икесе дә бик тырыш булалар, үз гомерләрендә өч йорт кына төзиләр. Балалары да үзләренә ошап, тырыш булалар. Төп йортта төпчеге Ленар гаиләсе белән яши Тәгъзимә апа. Балалары, оныкларына, оныкчыкларына куанып, бүгенге тормышына шөкер итеп яши.