Хосәенова Вәсимә Гыйният кызы 1930 нчы елның10 ноябрендә дөньяга килә. Дәүләки авылы мәктәбендә 1 класстан дэн 4 класска кадәр укый. Аннан соң Ябалак авылы мәктәбендә 7 класс бетерә. Шуннан сон колхозда эшли башлый, ә кичләрен кичке мәктәпкә йөреп укуын дәвам итә.
Беркая китмичә гомер буе колхозда эшли. Бер улы туа, кызганычка каршы ул фаҗигале төстә вафат була. Вәсимә апа колхозда хисапчы булып эшли, 20 ел бригадир вазифасын башкара, 10 ел ашханәдә заведующий булып эшли. Эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталарына ия була. Иң кыйммәтлесе- минем өчен "Ленин ордены«, район Советы депутаты да булдым, "Татарстан Республикасы Апас районының мактаулы граҗданины"- дигән исемгә лаек булдым - дип тыйнак кына әйтеп куйды ул. Хәзерге вакытта, сеңелләре - Экълимә апа һәм Эльфинур тәрбиясендә яши. Әле үзен бик әйбәт йөртә, зиһене дә әйбәт. Аллага шөкер, күзем яхшы күрә, өч төрле газета: " Йөлдыз", "Татарстан","Ирек мәйданы" яздырам, шуларны бөтенесен укып чыгам, хәбәрләр белән танышам, шулай ук телевизордагы яңалыклар белән хәбәрдар булып торам- дип сөйли Вәсимә апабыз.