Шәмбалыкчы җирлегенең Тубән Биябаш авылында улы һэм килене тәрбиясендә гомер итуче, тыл хезмәткәре Хоснуллина Гакифә Кәрим кызы 1929 елнын 4 нче ноябрендә Иске Әнәле авылында дөньяга килгән. Гаиләдә өлкән бала була,сугышка кадәр өч бала, сугыштан сон тагын дүрт бала дөньяга аваз сала. Бугенгесе көндэ җиде туганның икесе генә исзннәр.Бөек Ватан сугышы башланганда әтиләре олы кеше булганлык белән сугыш кырына соңрак алына.Сугыш беткәнче сукыраеп кайта. Әниләре көне-төне эштә урман кисү,окоп казу,көлтэ бәйләу,ат урынына җигелеп чәчүлек ташу эшләрен башкарган.Авыр хезмәт,ачлык, ялангачлык, кышкы,язгы салкыннарда чабата белән йөру әниләренең сәламәтлеген нык какшата. Илле өч яшендә жиде баласын калдырып бакыйлыкка күәэ. Сугыш башланганда Гакифә апага унике яшь була.Өлкәннәр белән бер рәттән төрле авыр эшләрдә эшли. Мәктәпне бетереп, Казанга читтән торып укырга керә.Укуын тәмамлаганнан соң Коштавылы,Балтай,Чирү мәктәлэрендә балаларга белем бирә. 1970 елда Биябашы мәктәбенә эшкә жибәрәләр. 1971 елда шул авылнын егете Мансур абыйга тормышка чыга.Тормыш иптәше белән бергә бер малайга гомер бирәләр.Кызганычка каршы тормыш иптәше Мансур абый 2018 елда бакыйлыкка кучә. Гакифә апа лаеклы ялга киткәнче укытучы һөнәренә тугры калып балаларга белем бирә.