22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды.
Рафаэль Минһаҗев-минем кайнатам, ирем Радикның әтисе. Ул сугыш чоры кичергән кеше.
Әтиләре Низаметдин 35 яшедә Ташчишмә авылыннан сугышка чыгып киткәндә, әниләре Гәззәбануга 3 сабый кала алар, иң өлкән улы Рафаэльгә нибары 5,5 яшь. Сеңелләре Диләрә һәм Нурияне кабык арбага утыртып, 5-6 километр ераклыкка, Кышкар чигенә кадәр, урак урган әнисе янына имезергә алыпбарганын хәтерли ул. Ягарга болыннан сыер тизәге җынавы да, колхозга эшкә йөргәне дә күңеленә уелыпкалган иң ачы хәсрәтне дә күтәрә ул әнисе белән: ике нәни кызчык бер көнне үлеп китә. Иртә белән кояш чыкканда битләрендә кечкенә генә тимгел була кызларның, ә кояш баеганда биттә ит тә калмый-коры сөяккә әйләнә.
Кечкенә Рафаэль сугыш башланганда уку-язуны белми әле, шуңа да әтисеннән ара-тирә килгәләгән хатларны күрше Хәмит абыйларга укытырга кергәнне хәтерли. Ә фронт юлларын кичеп, Җиңү белән әтисе кайтканда инде 3нче сыйныфта укый. Яралы булса да-исән бит әтисе! Сугышны кичеп, исән-имин кайткан солдатның күкрәген, әтекием сүзләреннән, 7 медаль бизи: “Сугышчан казанашлары өчен” (“За боевые заслуги”), “Батырлык өчен”, “За взятие Праги”, “За взятие Берлина” һ.б.
Сугыш арты еллары... Ул еллар да авыр еллар булып таримхка кергән.Низами бабай колхозда агроном булып эшли, махсус Буага барып укып кайта. Гаилә дә ишәя. Гәүдәгә зур булмаса да, үзәге нык булган Рафаэльнең дә Армия сафларына барыр вакыт җитә. 3 килогамм авырлыгы, 1 сантиметр буе җитмәгәнгә дә игътибар итүче булмый. 1955 елдан Төрекмәнстан хәрби округында Кызыл-Арват шәһәрендә хезмәт итә башлый ул. Полк мәктәбен вакытыннан алда тәмамлый. Үҗәт була егет. Хәзер шул елларны искә алып, үзе:
-Мин гел шөгыльләндем. Төнлә уянып киткәч тә, турникта тартылып кермичә йокларга ятмас идем; баштарак тәбәнәк кәҗәдән дә сикерә алмадым, соңрак физик әзерлегем башкаларга үрнәк булды,-дип искә ала.
Әтине снайпер взводы командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр, полк мәктәбендә солдатларны сержантлыкка өйрәтә ул.
Атуда да сер бирми татар егете, үзен “Отличный стрелок” билгесе белән бүләклиләр.
Ә 73884 нче номерлы хәрби частьнең 1957 елның 6 ноябрендә чыккан 143 нче Приказында “Өлкән сержант Минһаҗев Рафаэль Низами улы бик яхшы хәрби һәм сәяси әзерлек, социалистик ярышта югары күрсәткечләр, үрнәк тәртибе һәм хезмәт итүдә югары аңлылык күрсәткәне өчен Мактау китабына кертелгән”,-диелгән. Төрекмәнстан хәрби округы отличникларының Мактау китабына кертелгәнлек турында таныклык, ВЛКСМ ҮК Мактау грамотасы, сәяси идарә башлыгы генерал-майор В.Болдыревнең әти-әнисенә язган Рәхмәт хаты, “Отличный стрелок”, “Снайпер” билгеләре-гаиләбездә саклана торган кадерле ядкарьләр.
Отличникларның армия киңәшмәсе 1957 елның 16 мартында Мәскәүдә Г.К.Жуков инициативасы белән үткәрелә. Төрекмәнстан хәрби округыннан анда 3 кеше катнаша, шуларның берсе-татар егете Рафаэль була. Киңәшмә вакытында катнашучыларның мәкаләләреннән “Отличниклар” дигән җыентык бастырыла, тышына 26 авторның фотосы куела. “Өстә уң якта иң беренче-ул вакытта кече сержант, отделение командиры-Рафаэль Минһаҗев.
“Осталык хезмәттә туа” дигән мәкальдән өзек: “Карабинны мин шунда ук яраттым. Өлкән сержант Рогов миңа бу яхшы коралны тиешенчә бәяләргә һәм өйрәнергә ярдәм итте. Әгәр күңелең коралга ятса, аны өйрәнү өчен көч тә, вакыт та кызганмыйсың.
Беренче күнегүләрдән башлап, мин бик яхшы аттым. Ату нигезләре өйрәнелгәнлектән, миннән өзлексез тренировкалар алып бару, атуны шомарту, корал белән эш итә белү таләп ителде.
Тик миңа янә ату нигезләрен өйрәнергә туры килде. Эш шунда ки, командир, һәвәслегемне күреп, мине снайпер итеп билгеләргә карар итте. Мин моның белән горурландым һәм, күп хезмәт куярга туры киләчәген белсәм дә, бик теләп яңа эшкә алындым”.
Армия сафларында әти 3 ел хезмәт итә, үзен нык ихтиярлы, ярдәмчел, тырыш һәм булдыклы итеп күрсәтә.
Хезмәт итеп кайтканнан соң, авылдашы Хәлимә белән өйләнешеп, матур гына гаилә коравлар, беренче уллары тугач, Олы Әтнә авылына күченәләр. Машина таныклыгын алган әти руль артына утыра: баштарак коммуналь хуҗалыкта машина йөртә, аннары техникумда машина йөртү буенча инструктор була, соңрак сөт ташу машинасында эшли.
Тугызынчы дистәне ваклаучы әтиебез бүгенге көндә Олы Әтнә авылында яши. Уллары-киленнәре төпле киңәш бирүче, туганнарына олы абый, дүрт оныгының, күрше-тирә бала-чаганың яраткан бабайсы ул,-дип яза Олы Әтнә авылыннан Галия Минһаҗева.